Логотип
Хәбәрләр

Моргенштерн концерты: тамашачылар аз булачак

Октябрьдә Моргенштерн концерты «Татнефть Арена» боз сараенда 10 мең тамашачы белән үтәргә тиеш иде. Тик ул хоккей матчын уздыру көненә туры килде.

Казанда Моргенштерн концертын язга күчерделәр. Ул 2022 елның язында Korston отеле мәйданчыгында узып, 3 мең кешене сыйдырачак. Шулай итеп, чарада тамашачылар саны планлаштырылганнан  кимрәк булачак. Октябрьдә Моргенштерн концерты «Татнефть Арена» боз сараенда 10 мең тамашачы белән үтәргә тиеш иде. Тик ул хоккей матчын уздыру көненә туры килде. Моннан тыш, Татарстан президентына рэпер иҗатына карата шикаятьләр булды. Алар җырчы чыгышларында әхлаксыз гамәлләргә һәм сүгенү сүзләренә зарланды. Әмма Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова Татарстан Президентының  Моргенштерн концертын гамәлдән чыгару турында күрсәтмәләр бирмәвен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк