«Ни русча, ни татарча...»
Узган атнада «Мактау тактасы» интернет-проект сәхифәсендә чираттагы чыгарылыш пәйдә булды. Биредә чакырылган кунаклар буларак Марат Яруллин, Гөлназ Асаева, Лэйна катнаштылар.
Узган атнада «Мактау тактасы» интернет-проект сәхифәсендә чираттагы чыгарылыш пәйдә булды. Биредә чакырылган кунаклар буларак Марат Яруллин, Гөлназ Асаева, Лэйна катнаштылар.
Җырчыларның җавапларыннан чыгып, инстачылар комментарийлар калдырдылар. Бер әфәнде артистларның юньләп татар телендә сөйләшә белмәгәннәрен билгеләп узды. «Кайчан сөйләшергә өйрәтәсез инде боларны, телевидениегә чыгалар, өч сүз ялгый алмыйлар, дубль ясар алдыннан, ичмасам, бераз әзерлек узсыннар иде инде, боларны бит бөтен Татарстан карый һәм Татарстан гына түгел... Инде язмам дигән идем, түзмәдем, чынлап «колакларны кисә». Инде ул сүзне бер мин генә язмадым монда, хәзер ничә кеше язды, сөйләшә алмыйлар дип. Чарасын күрергә кирәктер бит инде: ни русча, ни татарча, ык-мык. Гөлназны карап барам, гел матур, саф татарча җавап бирә. Аннан кала да бар, әлбәттә, барысы да начар димим, әмма кайберләре чынлап әзрәк дубль ясар алдыннан «тренироваться» итсә яхшы булыр иде. Төшергәндә сизелмидер ул, әмма телевидениедән караганда нык сизелә ул», – ди ул.
Әлеге сәхифәне алып баручылар җавап кайтардылар. «Комментариегез өчен зур рәхмәт! Без сезнең белән килешәбез! Ләкин бу тапшыруының нигезе – артистларның табигый реакциясе. Репетиция булса, бернинди табигый реакция булмаячак, киресенчә ясалма булып чыгачак (алай дөрес түгел). Без бу экспермментны бик күптән тикшереп карадык. Комментарийлларда « артистларыгыз наигранно сөйлиләр, алдан ук җаваплар әзерлиләр», дип язалар. Табигый реакциясе булса – карарга кызыкрак», – дип язалар алар.
Димәк, әлеге күренеш хакында ике фикер йөртәләр. Кем хаклы? Сез ничек уйлыйсыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк