Логотип
Хәбәрләр

Ниһаять! - Данир Сабировны котлыйбыз

Эстрада сәнгате үсешенә өлеш кертүе өчен популяр юмор һәм пародия остасы Данир Исламбай улы Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Эстрада сәнгате үсешенә өлеш кертүе өчен популяр юмор һәм пародия остасы Данир Исламбай улы Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Президент имзалаган әлеге рәсми документ «Ватаным Татарстан» газетасының 7 март санында басылып чыкты. Артист сүзләренчә, әлеге исемне ул инде өч ел элек көткән булган икән.

– Мин әле бу турыда белми дә идем. Документлар үтте дигән хәбәр килгән иде килүен… Беләсезме, кичә Максим Галкинның концертында булдык. Аның да бер исеме дә юк икән. Бәлкем исем бирмәү хәерлерәктер дә әле ул. Галкин шулай ди. Концертында: «Юкса мин дә дәүләткә бурычлы булып калам сыман. Болай күңел тыныч. Элек ичмасам исемле кешеләрне бушка күмәләр иде, хәзер анысы да юк», – дип көлдерде ул. Популяр юморист иң авыркан мәсьәләләрне көлке итеп бирә белүе белән сокландыра. Үземә килгәндә, 30 яшьлегемә документлар җыйган идем һәм туган көндә тапшырырлар дип көткән идем. Ул чакта, юк энекәш, әле син моңа лаек түгел, диделәр. Көткәндә булмады, көтмәгәндә килде. Тормыш шунысы белән кызык инде ул», – дип уртаклаша артист.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк