Логотип
Хәбәрләр

«Ничек иренмиләр, барып кулларын төясе килә»

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова инстаграмда таныш булган кешеләренә мөрәҗәгать итте. Аның түзәр хәле калмаган.

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова инстаграмда таныш булган кешеләренә мөрәҗәгать итте. Аның түзәр хәле калмаган.

Язмасында җырчы «вацапта» җибәрелгән фото һәм видеолар темасын күтәрде. «Һәр көнне иртән торуыма, вацапка «Хәерле иртә», «Матур көннәр», «Чәең тәмле булсын» ише аллы-гөлле, чәчәкле-чуклы 100 төрле рәсем килгән була... Аннары көн дәвамында тагын җыен килде-китте... Иртәләрем хәерле, көннәрем матур, чәйләрем тәмле булсын өчен... Башымның тыныч булуы кирәк, кадерлеләрем!» – дип үтенә артист.

Әлеге фото һәм видео-материаллар шактый кешенең теңкәсенә тиеп, ачуын чыгарганы мәгълүм. Илсөя Бәдретдинованың түземлеге беткәч, күп контактларын «чёрный списокка» урнаштырган.

«Әй дөрес әйтәсең дә инде, таңнан башлана, ятканчы дәвам итә. Ничек иренмиләр, барып кулларын төясе килә»; «чыннан да, туйдыра башлады инде ул вацап, ә берәрсе шалтыратса, йөрәкләр алынып китә, нәрсә булды микән дип», «җенем сөйми шундый открытка, видеолар!» – дип фикерен белдергәннәр укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк