Логотип
Хәбәрләр

Николай Дунаев: «Усал диләр әле мине»

Наил абый, Дунай, Коля, Николай Иванович... Барыбызга да таныш Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаевны хезмәттәшләре әнә шулай йөртә. Аның иҗаты, кызыксынулары хакында Шәһри Казан күреп сөйләшкән.

– Үзеннән-үзе килеп чыга ул. Нечкә күңелле дә түгел кебек үзем, киресенчә, усал диләр әле мине. Чынлап та, кайбер кешеләр спектакль уйнаганда авыр елый. Күз асларына вазелин сөртүчеләрне дә беләм. Ә мин, киресенчә, күңелгә тия торган урында тыела алмый елыйм. Кай­чакта бу миңа комачаулый да хәтта. «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә ахырдан мин монолог сөйлим. Кайчакта тамакка төер тыгыла да, сөйләп тә бетерә алмый елый башлыйм. Тамашачы ихласлыкны сизә, биш-җиде минут буена безне сәхнәдән кертмичә, кул чаба.

Тулырак :Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк