Логотип
Хәбәрләр

Әнвәр булдырган!

Бу чара Ирина өчен сюрприз булган.

Бу чара Ирина өчен сюрприз булган.

Татар-башкорт эстрадасы йолдызлары Уфада Әнвәр Нургалиевның хатыны Иринаның туган көнен билгеләп үтте. Анда Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова һәм башкалар катнашкан. Алар барысы да бу тантананы видеога төшереп, Инстаграмга элгән.

Ирина затлы кафе янына вертолетта килеп төшкән. 

Инстачылар Гүзәл Уразованың бәйрәмнән куйган видеосын җентекләп караган. Видеода Ришат Төхвәтуллинның - үз төркемендәге җырчы Алия Карачуринаны кочаклап, ә җырчы кызның аның кулыннан тотып торуы күренә. Инстачылар, бу хәлне күреп, чын күңелдән куанган: «Ура! Ришат Төхвәтуллин Алияне кочаклаган», – дип комментарий калдырган берсе.

Инстачылар Ирина ханымның күлмәген ошатып бетермәгән, яшенә һәм буй-сынына туры килми дигән фикерләрен калдырганнар. Әлбәттә, бу комментарийлар белән килешмәүчеләр дә җавап язган.

Тулырак: Кызыл таң

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк