Логотип
Хәбәрләр

"Очар кошлар юлын эзләр"

«Очар кошлар юлын эзләр» дигән  I ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе

Бүген Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган «Очар кошлар юлын эзләр» дигән  I ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды. Аны Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе,  Совет районы мәгариф бүлеге, «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе, 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Гайфуллина Ләйсән Атлас кызы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Баһавиева Рәйхана Әмин кызы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы,  171нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Галиәкбәрова Рания Нәкыйп кызы, республика мәктәпләреннән җыелган  татар теле, әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре һ.б.катнашты. Конференция «Зиннур Хөсниярның татар матбугатын популярлаштыру һәм үстерүдәге роле», «Зиннур Хөснияр – заманча роман жанрын үстерүче әдип»,  «Татар әдәбиятында тема һәм образлар» (Бүгенге заман татар хатын-кызы нинди?), «Матур әдәбиятта әдәп-әхлак темаларының чагылышы», «Сәхнә бизәкләре» (Драматургиядә беренче адымнар. Балалар өчен пьесалар һәм тематик сценарийлар) дигән темаларны колачлаган 5 секция эшендә дәвам итте. Анда филология фәннәре докторы, профессор, әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов, Татарстан республикасының Атказанган сәнгать эшлеклеләре Рафис Корбан, Йолдыз Шәрәпова  чыгышлары тыңланды. Әдәбият сөючеләргә Зиннур Хөснияр әсәрләреннән өзекләр укылды, укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Әдипнең якташлары истәлекләре белән уртаклашты. Секция эшендә актив катнашкан укытучылар һәм укучыларга Мәгариф идарәсеннән дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гран-прига  Биектау районы Г.Баруди исемендәге 4нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары Сабирова Әминә Рәниф кызы, Мәрдәнова Эльвина Эльмир кызы, җитәкчеләре Лотфуллина Люция Әдһәм  кызы лаек булды.

 

Фото Буздалов Кирилл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зиннур Хоснияр - тормышта да, ижатта да бик тынгысыз шэхес, унышлар телим ана.