Ольга Бузова Казандагы концертын күчерүне кирәк тапмаган...

Татарстандагы мәдәни чараларга QR-кодсыз кереп булмый. Хәзер ул концерт, спектакль, спорт матчлары һәм кинотеатрларга кергәндә дә кирәк. Бу вәзгыять татар артистлары өчен файдага түгел, шуңа алар тамашаларын күчерергә мәҗбүр. Катгый чикләүгә карамастан, рус эстрадасы артистлары – Ольга Бузова һәм Валерий Сюткин, мәсәлән, концертларын күчермәгән. Бу атнага планлаштырылган Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов тамашасы да үтәчәк. Залны 70 процентка тутыру рөхсәт, әмма барлык хезмәткәр һәм оештыручылар вакцинация узарга тиеш. Кайсы тамашаларга алынган билетларыгыз калды? Кире кайтарасызмы, көтәсезме?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте