Логотип
Хәбәрләр

Опера һәм балет театры артисты коронавирустан үлгән

12 майда Новосибирск хастаханәсендә 53 яшьлек Павел Бурков вафат була. Ул Опера һәм балет театрында музыкант булып эшләгән. Павел бер ай чамасы COVID-19 авыруыннан дәвалана. Үләр алдыннан ясалган соңгы тесты тискәре нәтиҗә бирә. Бу турыда Новосибирск.Онлайн хәбәр итте. 

Туганнары сүзләренчә, анда коронавирус фонында вируслы-бактериаль пневмония була. Ул өч атнадан артык реанимациядә ята. Артистның кызы әтисенең үлеме оператив штаб хәбәрләре статистикасына кермәгәнгә аптырый. Аны коронавирус корбаннары исемлегенә кертмәгәннәр. Ләкин туганнарына мәрхүмне коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр кебек җирләргә кушалар.

Тулыракintertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк