Логотип
Хәбәрләр

"Президент"сыз калмабызмы?

Татарстанда бу төзәтмәгә каршы чыгыш ясыйлар.

Бүген Дәүләт Думасы икенче, төп укылышта төбәк хакимияте турындагы закон проектын караячак. Хәзер «президент» сүзе бары Татарстанда гына кулланыла. Закон проекты буенча, Россия төбәк башлыгы гражданнар тарафыннан турыдан-туры яки төбәк закон чыгару җыены депутатлары тарафыннан биш елга сайлана. Хәзерге вакытта вәкаләтләр вакыты РФ субъекты тарафыннан билгеләнә, әмма ул биш елдан да артмаска тиеш. Элегрәк Дәүләт Думасы төбәкләр башлыкларына президент дип аталуны тыя торган законны беренче укылышта кабул итте. Татарстанда бу төзәтмәгә каршы чыгыш ясыйлар.

Фото: duma.gov.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк