Путин Чаллының «Мастеровые» театры өчен яңа бина төзү мәсьәләсен карарга кушты

Беренчел бәяләмәләр буенча, театрга яңа бина төзү 1 млрд сумга төшәргә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Хөкүмәтенә Чаллыдагы «Мастеровые» Рус драма театры өчен яңа бина төзү мәсьәләсен карарга боерды. Бу хакта дәүләт башлыгының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру өчен җәмәгатьчелек белән фикер алышу нәтиҗәләре буенча әзерләнгән борыкларында әйтелә.

Йөкләмәләрне үтәүдә җаваплы итеп Россиянең Мәдәният министры Владимир Мединский һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән. Фикер алышу нәтиҗәләре турында дәүләт башлыгына 1 июньгә кадәр хәбәр итәргә тиешләр.

Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә Владимир Путин белән узган очрашуда «Мастеровые» театрына яңа бина төзүдә ярдәм сорап «Эшлекле Россия»нең Чаллы бүлекчәсе рәисе Максим Федоров мөрәҗәгать итте. Россия Президенты бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.

«Мастеровые» Рус драма театры директоры Армандо Диамантэ әйтүенчә, беренчел бәяләмәләр буенча яңа бина төзү якынча 1 млрд сумга төшәргә мөмкин.

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
715
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
2 декабрь 2022 - 10:55
694
0
2
"Авылда ныграк тазарам"
23 ноябрь 2022 - 11:30
1857
0
1
«Шушы көнгә калдым үзем дә».
23 ноябрь 2022 - 09:35
1428
0
0
"Яңа татар пьесасы"
17 ноябрь 2022 - 10:10
2605
0
1
АЗАТ ФАЗЛЫЕВНЫҢ ӘТИСЕ ВАФАТ...
11 ноябрь 2022 - 15:15
1929
2
1
Танучылар булырмы икән?
2 ноябрь 2022 - 10:47
3073
0
0
Кияүгә чыгам! Иртәгә...
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы