Рәнис Габбазов: "Рифат Фәттәхов белән безнең араны бозмакчы булалар"
- Рәнис, Ваһапов фестивалендә Гран-прига бирелгән машинаңнысаттың мәллә? Бер дә руль артында күргән юк сине... - Юк, нишләп сатыйм, машина гаражда тора. Әлегә машина йөртү таныклыгым юк бит. - Бер е...
- Рәнис, Ваһапов фестивалендә Гран-прига бирелгән машинаңнысаттың мәллә? Бер дә руль артында күргән юк сине...
- Юк, нишләп сатыйм, машина гаражда тора. Әлегә машина йөртү таныклыгым юк бит.
- Бер ел элек "правага укып йөрим", дип әйткәнең хәтердә. Һаман имтиханын бирә алмыйсыңмы соң?
- Машинада йөри беләм мин, кагыйдәсен биреп булмый. Дөресрәге, китабын кулга алып, әзерләнеп, билетларын ятлап утырырга вакытым юк. Имтиханга да бер мәртәбә генә бардым. Бирә алмагач яңадан барып тормадым...
- Вакытым юк, дисең...
- Быел минем өчен бик авыр ел булды. Гаилә кордым, хәзер йорт җиткереп киләм. Соңгы тапкыр кайчан туйганчы йоклаганымны да хәтерләмим. Көн саен иртәнге алтыда торам, төнге уникедә генә ятам. Йорт салам, дип иҗатны да аксатып булмый, яңа җырлар өстендә эшлим, яңа сезонга әзерләнәм. Шулар белән мәш килеп йөреп көннең узганын да сизми калам...
Дәвамы...
Юлия Насыйбуллина
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк