Раяз Фасыйхов: «Үзизоляция әллә нинди адымнарга этәрә»

Үзизоляция режимында эшләнелмәгән эшкә тотынасың, укылмаган китабын укыйсың, спорт белән шөгыльләнәсең... Күп кеше үзендә хәтта яңа сәләт ача. Раяз Фасыйхов та нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе.

Берничә көн элек җырчы инстаграм сәхифәсендә укучыларын эремчектән тәм-том пешерергә өйрәтте. «Бүген Гөлназ Сәфәрова сторисыннан рецепт алып печенье пешердем, эш юк – вакыт күп... Рецепт өчен рәхмәт, ифтарга менә дигән чәй ризыгы булды», – дип яза ул.

Моннан тыш, җырчы яңа шөгыле хакында да сүз әйтте: «Мин үземне ашарга пешергә яратам, яхшы пешерәм дип әйтмим, ләкин үзизоляция әллә нинди адымнарга этәрә».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1624
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы