Логотип
Хәбәрләр

Республикада бәйрәмнәр ничек узган?

Бәйрәм ялларына килгәндә, республикага 140 меңләп турист килгән.

Бүген республика Министрлар кабинетында брифингта Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Татарстан Республикасы Вице-премьеры, коронавируска каршы  Республика оператив штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Татарстан хакимияте гамәлдәге чикләүләрне йомшарту мөмкинлеген карарга әзер. Мәсьәлә якын арада хәл ителергә тиеш. Бу киләсе атна күзәтүләренә бәйле булачак. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң авыручылар саны артыр дигән фараз бар.

Бәйрәм ялларына килгәндә, республикага 140 меңләп турист килгән. 90 процент кунакханә тулы булган. Татарстан музей һәм музей-тыюлыкларында 986 чара узган, анда 221 мең 45 кеше катнашкан. Китапханәләр 50 ләп чара уздырган, аны 8 меңнән артык кеше караган. Кунаклар һәм республикада яшәүчеләр арасында Яңа Кырлай авылындагы Кыш бабай биләмәләре популяр. Бәйрәм көннәрендә биредә 3 мең кеше булган. Шулай ук иң популяр экскурсияләр – «Казанның Яңа ел чыршылары» һәм Свияжск утрау-шәһәренә сәяхәт булган. Моннан тыш, Раштуа бәйрәменә Раифа Монастырена бару кызыксындырган. Узган Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан халкы Россия шәһәрләре буйлап актив сәяхәт иткән, шулай ук чит илләргә барган. Хургада, Шарм-эль-Шейх, Истанбул, Дубай һәм Анталья юнәлешләре популяр булган.

 

Фото: ял

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк