Логотип
Хәбәрләр

Рифат Фәттахов татар китабын таныту турында уйлап карарга сүз бирде

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов татар китабын таныту өлкәсендә уйлап карарга сүз бирде. “Язучыларның бу фикерен ишетү көтелмәгәнрәк булса...

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов татар китабын таныту өлкәсендә уйлап карарга сүз бирде. “Язучыларның бу фикерен ишетү көтелмәгәнрәк булса да, мине татар дөньясы продюсеры итеп танулары күңелле. Әлбәттә, монда минем турында гына сүз бармый, гомумән, продюсерлар кирәклеге турында. Татар китабының менеджменты турында уйлап карарга кирәк”, - диде ул.

Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, үзенең күптән шәхси нәшрият ачу уе булганлыгын да әйтте. “Нәшрият өлкәсендә тәҗрибәм бар, әмма моңарчы кул тими иде, инде язучылар сорый башлагач, бу эшкә алынасы булыр”, - ди ул.

Искәртеп үтәбез, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Башкортстан публицисты, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатова татар китапларын халыкка танытуны продюсерлар башкара алуы турында фикер әйтте. “Бәлки, продюсер Рифат Фәттахов, артистларны күтәргән кебек, безнең китапларны югары дәрәҗәдә рекламаларга һәм күтәрергә тиештер”, - диде ул.

Мәгълүмат өчен. Рифат Фәттахов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын, татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлаган. «Мәгърифәт» газетасын чыгаруны оештыручыларның берсе һәм 1991-1998 елларда беренче баш мөхәррире; 1998-2009 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире; 2009-2011 елларда «Идел» журналының баш мөхәррире.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк