Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зарипов: «Кызганыч заманда яшибез...»

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов уйга калган бит әле. QR-кодлы замана борчый артистны. Машина салонында төшкән фотосы астында үзенең күңел борчулары белән бүлешә Рифат.

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов уйга калган бит әле. QR-кодлы замана борчый артистны. Машина салонында төшкән фотосы астында үзенең күңел борчулары белән бүлешә Рифат.

«Баш каткан әле...

Хотя, баш каты булырга тиештер инде ул! Йомшак булса «чүпрәк баш» буласыңдыр. Кызык та, кызганыч та заманада яшибез, бөтен әйбергә бәяләр арта. Менә бит «Копейка» да үз бәясен белеп, автосалонның икенче катына менеп утырган!» – дип яза Зарипов.

Шулай да артист кәефен күтәрердәй бер чара уйлап тапкан. Тамашачылары арасында иң оригиналь шигырь бәйгесе игълан иткән Рифат. Катнашу шарты бик җиңел: комментарийларда «копейка» һәм «QR-код» сүзләрен кулланып, шигырь язасы. Иң кызык дүртюллык авторына үзенең җырларыннан торган флэшка вәгъдә итә артист.

Катнашыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк