Логотип
Хәбәрләр

Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгән яры хакында сөйләде

Ришат Фазлыйәхмәтов, ниһаять, мәхәббәте белән таныштырды!

Күп артистлар үзизоляция режимына көенеп, төшенкелеккә бирелсә, популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышы 180 градуска үзгәргән. Тамашачыларын онлайн концертлар белән сөендерүче Ришат гашыйк булган! Шатлыгы белән уртаклашып җырчыга Шәһри Казан журналисты шалтыраткан.

– Бу үзизоляция миңа файдага гына булды. Үз гомеремдә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булдым!

 Йөрәгеңне ничек яулады, әйт әле?

– Ягымлы карашы, чибәрлеге һәм ихласлыгы белән. Аш-су өлкәсендә дә уңган. Бар яктан булган, тырыш кыз.

 Моңа кадәр таныш идегезме, Ришат?
– Күргәнем бар иде. Минем дустыма кунакка кайтты. Алар - якын дуслар. Эльмира белән якыннан танышып киттек һәм бүгенге көндә без бергә, Аллага шөкер! Менә шулай, кунакка кайтты да калды! (көлә)

Ришат, бәхетең һәрчак тулы булсын! Уңышлар сиңа!

Автор: Лена Рәхимова

Бу хакта тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк