Логотип
Хәбәрләр

«Ришат сезгә тәкъдим ясар дип көткән идек »

Тамашачыларның җырчыларга һәрвакыт сораулары бар. Менә Алия Карачурина да шуларның берничәсенә җавап бирергә булган. Ришат турында сорамыйча калмыйлар инде, әлбәттә.

Тамашачыларның җырчыларга һәрвакыт сораулары бар. Менә Алия Карачурина да шуларның берничәсенә җавап бирергә булган. Ришат турында сорамыйча калмыйлар инде, әлбәттә.

- Хәзерге вакытта сез кайда?

- Казанга кайтабыз.

- Нәрсә турында хыялланасыз? Хыялларыгыз күпме?

- Хыялланырга кирәк. Аларны тормышка ашыру өчен, алар күп булырга тиеш.

- Үз гаиләңне булдыру турында хыялланасыңмы? Ничә бала телисең?

- Бу сорауга күп тапкыр җавап бирдем инде. Бик телим. Алла бирса.

- Айгөл (ред. Айгөл ‒ Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе) белән ничек таныштыгыз?

- 2015 елның җәендә, Карамалыдагы концерт вакытында.

- Тормыштагы иң зур ялгышың? Нәрсә өчен үкенәсең?

- Минемчә, берни өчен дә үкенергә ярамый. Без бит бар әйберне дә үзебез теләп башкарабыз. Син бу вакытта бәхетле булгансың икән, ни өчен соңыннан үкенергә.

- Без бик тә Ришат сезгә тәкъдим ясар дип көткән идек. Азат белән Гөлсирин кебек.

- Күбрәк көткән саен, дөрес җирдә көтмәгәнеңне аңлыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди ТЕЛДЭ сойли бу артистка?