Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллинның әтисен хастаханәгә салганнар

Кабатланмас моң иясе, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның әтисен хастаханәгә дәваларга салганнар. Айрат абыйның ни сәбәпле хастаханәдә ятуы билгеле түгел. Аның тизрәк сәламәтләнүен...

Кабатланмас моң иясе, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның әтисен хастаханәгә дәваларга салганнар. Айрат абыйның ни сәбәпле хастаханәдә ятуы билгеле түгел. Аның тизрәк сәламәтләнүен телибез.

Күптән түгел артист белән бер кызыклы хәл булган. Әтисенең хәлен белергә дип килгән улы Ришат Казанның 7нче номерлы хастаханәсендә бер уңайдан концерт та биреп киткән. Ришатны тирә-ягыннан уратып алган больница хезмәткәрләре бер мизгелгә барлык эшләрен калдырып, дәваланучылар авыруларын онытып, җыр һәм моң дөньясына чумганнар.

Хастаханәдә ятучы кешеләргә рухи яктан дәвалану аеруча файдалы. Шулай булгач, Ришат үзенең бер җыры белән дә ничә авыруны дәвалап кайткан!?

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rishat_thv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк