Ришат Төхвәтуллин: «Ул «әйе» дип әйтте!»

Ришат Төхвәтуллин инстаграмына яңа видео урнаштырган. «Ул «әйе» дип әйтте. Ульян концертында», – дип язып куйган.
Видеоны карамаган килеш кенә серле сүзләрне укыган инстачылар Ришат сөйгәненә тәкъдим ясаган дип уйлаганнар. «Хәерле кич, Ришат! Чут йөрәк өянәге булмыйча калды», – дип язган бер инстачы. «Мин дә шулай дип аңладым. Туйга җыена башлаган идем инде», – дигән икенчесе.
Ә видеода, чыннан да, бер егет концерт вакытында сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм бәхетле «әйе» сүзен ишеткән.
Тулырак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте