«Ришаттан сорагыз...»

Соңгы вакытта инстаграмда Ришат белән Алия Карачуринаның үзара якын мөнәсәбәтләре игътибарны җәлеп итә. Сабантуйларга вертолетта бергәләп очалар, табигатьтә йөргәннәре күренә. Ришатның гаиләсе җыелган бәйрәмнәрдә дә һәрвакыт диярлек Алияне очратырга мөмкин.
Ришат белән Алияне иҗат бәйлиме, әллә инде мөнәсәбәтләре дуслыктан ары узганмы? Бу хакта күбрәк белергә теләп, без Алиянең үзенә шалтыраттык. «Сез очрашасызмы?» дигән сорауга төгәл җавап бирмәсә дә, «Юк, без йөрмибез», – дип кире дә какмады ул.
«Шәхси тормыш турындагы сорауларга җавап бирмим инде мин. Сөйлисем килсә, инстаграмга куйган булыр идем. Ришаттан сорагыз, инстаграмына языгыз. Вакыты җиткәч, барысын да беләчәксез», – диде Алия.
Чыганак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте