Логотип
Хәбәрләр

«Рәхмәт сиңа, Ришат энем!»

Җырчы Зөфәр Хәйретдинов Казанда үзенең юбилей конөертын гөрләтеп уздырды.

Җырчы Зөфәр Хәйретдинов Казанда үзенең юбилей конөертын гөрләтеп уздырды.

Шул концертта булган хатирәләрен җырчы инстаграмында урнаштыра. Шуларның берсе Ришат Төхвәтуллин чыгышы булган икән. Ришат бу юбилейны оештыруда зур ярдәм күрсәткән һәм 90 нчы еллар башында Сания Әхмәтҗәнова сүзләренә язылган «Моңаймагыз шомыртларым» дигән җырны башкарган. Зөфәр Хәйретдинов аңа чын күңелдән рәхмәт әйтте, алга таба да уңышлар теләде.

Чыннан да, Ришат кебек җырчылар сирәктер ул. Аның аудиториясе яшьләрдән алып ак яулыклы әбиләргә кадәр.

Зөфәр Хәйретдинов язган пост астында да Ришатны мактап язганнар: «Чыннан да, искиткеч моңлы башкара Ришат бу җырны, тыңлап туймаслык. Сезнең тарафтан Ришат турында җылы сүзләр ишетү бигрәк рәхәт».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк