Роберт Миңнуллин: «Концертка килгән мескеннәр кул чабып утырсыннар»

Татарстынның халык шагыйре Роберт Миңнуллин популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың сүзләренә нигезләнеп шигырь язган. Әлеге шигырьгә мөнәсәбәтен артист инстаграм аша белдерде.
«Иҗат кешесенә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» – ди Илсөя Бәдретдинова. Әмма Роберт Миңнуллин бу хакта үз фикерен йөртә.
«Концертка килгән мескеннәр кул чабып утырсыннар», – бу шигырьдән бер өзек. Җырчы тамашачыны «мескен» дип атаганны аңлап җиткерми.
Илсөянең укучылары да читтә калмый, шигырь юллары астында комментарийлар актив калдыралар. «Дөрес язганнар, үзләренә дә җитмәгән акчага билет алып, концертка барып фонограмма тыңлап утыручы тамашачы мескен булмыйча, кем булсын?», «Дуракланган артистларны карап утырган тамашачыны җәлләп кенә әйткән ул, мескенәр дип. Ул бу тәртәгә барлык артистлар да керә димәгән бит, сүз күпертмәгез инде. Шаян шигырь, миңа бик тә ошады», «Иллә дә шәп язгансыз, Роберт әфәнде! Бик дөрес. Эстрада төшеп бара, моң, җыр югала бара. Акчалы, спонсоры булган, моңсызлар басты сәхнәне», – дип язалар алар.
Озын сүзнең кыскасы, бу шигырьне Сез дә укып чыгыгыз әле. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан