Логотип
Хәбәрләр

Россия мәгариф күзәтчелеге хезмәте 2018 елгы имтиханнар буенча "кайнар линия" уздыра

22 майда 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр сораулар "кайнар линия"гә +7 495 984 89 19 телефоны аша кабул ителә. Казан, 8 май, “Татар-информ”). 22 майда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль...

22 майда 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр сораулар "кайнар линия"гә +7 495 984 89 19 телефоны аша кабул ителә.

Казан, 8 май, “Татар-информ”). 22 майда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе башлыгы "кайнар линия" барышында 2018 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) сораулары буенча җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

2018 елдагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә багышланган "кайнар линия" 22 майда 12.00 сәгатьтә Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Ситуация-мәгълүмат үзәгендә узачак.

Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары - Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте белгечләре чыгарылыш сыйныф укучыларына, аларның әти-әниләре, педагоглар сорауларына җавап бирәчәк. Биредә 2018 елда БДИ һәм 9нчы сыйныфларда ДЙА оештыру һәм уздыру, имтихан материалларының эчтәлеге буенча, сәламәтлекләре чикле чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре, БДИ һәм ДЙА яңадан тапшыру һәм апелляция процедуралары хакында булачак.

Хәзерге вакытта сораулар ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына һәм социаль челтәрләрдә “ЕГЭ" һәм "ГИА” битендә алына.

22 майда 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр сораулар "кайнар линия"гә +7 495 984 89 19 телефоны аша алыначак. Чара Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башлана. 

татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк