Логотип
Хәбәрләр

Россия йолдызлары балалар белән җырлый

Шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән башланып киткән «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале Россиядә иң әһәмиятле проектларның берсенә әверелде.

4-нче декабрьдә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Игелекле дулкын» фестиваленең суперфиналы узачак. Анда авыр тормыш хәлендә калган 113 талантлы бала көч сынашачак. Фестивальдә җиңү яулаган 12 бала 6-нчы декабрьдә Россия эстрадасы йолдызлары белән бергә гала-концертта чыгыш ясаячак. Анда  Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум, Ваня Дмитриенко һәм башкалар киләчәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән башланып киткән «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале Россиядә иң әһәмиятле проектларның берсенә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк