Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Россия төбәкләрендә һәм чит иллләрдә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре Халыкара туган тел көне уңаеннан, флешмоб башлап җибәрде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә флешмобның идея авторы Максим Миңнебаев хәбәр итте.

Флешмобта катнашучылар “Туган тел” җырын җырлый.

“Татар теленең Россиядә таралышы буенча икенче урында торуы һәм бу телдә Россиянең барлык почмакларында һәм чит илләрдә дә сөйләшүләре куанычлы хәл”, - диде Максим Миңнебаев.

Флешмобта Россиянең Әстерхан, Башкортстан, Дагыстан, Екатеринбург, Коми, Краснодар, Красноярск, Кырым, Марий Эл, Омск, Пермь, Самара, Санкт-Петербург, Саратов, Татарстан, Томск, Түбән Новгород, Удмуртия, Чиләбе, Ямало-Ненецк төбәкләре һәм Гарәп Әмирлекләре татарлары катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итү турында карар чыгарды.

"Татар-информ" Халыкара туган тел көнендә Татарстан язучылар берлегендә яшь укучылар җыелды, дип хәбәр иткән иде.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
162
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы