Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиев җырчы булып китәрме?

Билгеле блогер, спортчы, элекке десантник Рөстәм Нәбиев көчле рухлы, оптимист һәм сәләтле булы белән аерылып тора һәм шул сыйфатлары өчен халык аны ярата да. Соңгы вакытта Рөстәм җыр-моңга тартылган.

Билгеле блогер, спортчы, элекке десантник Рөстәм Нәбиев көчле рухлы, оптимист һәм сәләтле булы белән аерылып тора һәм шул сыйфатлары өчен халык аны ярата да. Соңгы вакытта Рөстәм җыр-моңга тартылган.

Инстаграмында ул Рифат Зариповның авыл турындагы җырын башкарган видеосын куеп, болай дип язган: "Миңа барысы да әниең матур җырлый иде дип әйтәләр. Бәлки моң миңа аңардан да күчкәндер. Мине якыннан белүчеләр хәтерлидер, мәктәптә дә мин җырлый идем, төрле җыр конкурсларында катнаштым. Әйе, мин оста җырчы түгел, ләкин, беренче чиратта, мин үзем өчен башкарам. Әлеге видеодан сез ничек бар - шундый гади Рөстәмне күрәсез. Минем җырлыйсым килә! Әгәр күңел түреннән моң ургылып тора икән, нигә мин аны тыерга тиеш?!

Рифат Зарипов бу видеоны күреп: «Менә бит, Рөстәм Нәбиев та битараф калмаган бу җырга. Афәрин, дустым! Октябрьдә Уфага концерт белән килгәч, бергә дуэт итеп җырларбыз дип сөйләштек», – дигән ул. Аның бу сәләтен башка җырчылар да хуплаган. Айдар Юнысов: «Сиңа яңа җыр яздырырга кирәк», – дигән. Башкалар исә: «Матур җырлыйсың, сиңа җырларга кирәк!» –дигәннәр.

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк