«Рус телендә башка җырлама!»
Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова татар эстрадасында үз урынын яулады. Җырчының мактаулы исемнәре моны тагын бер кат исбатлый. Ләкин җырчы татар эстрадасы белән генә чикләнергә теләми, тырышып рус җырлары да иҗат итә. Күптән түгел Гүзәл Уразова үзенең Инстаграм тасмасында яңа гына табадан төшкән «Таю» дип исемләнгән русча җырын тамашачылар игътибарына тәкъдим итте.

«Җыр чыгу алдыннан күптән болай дулкынланганым юк иде. Ниһаять, яңа җырымны тәкъдим итүемә чиксез шатмын. Хәзер безнең эшнең нәтиҗәсен тамашачылар белән сөйләшер вакыт җитте. Сез нәрсә уйлысыз? Һәрбер фикерне укыйм, сезнең фикерегез бик кызыклы», – дип язган җырчы.
Фикерләр икегә аерылган, биредә җырчының русча җырлавын яратмаучылар да, хуплаучылар да очрый. «Гафу итегез, татарча матуррак килеп чыга», «Рус телендә башка җырлама» ише комментарийларны «Нинди телдә җырласаң да яратабыз сине, Гүзәл» кебек тугры тамашачыларның фикерләре юк итә.
Әлбәттә, иҗат кешесе һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Яңа телме ул, башка стильме, икенче юнәлешме – һәммәсе дә, чамасын белеп кулланганда, урынлы.
Кем белә бит, бәлки берничә елдан Евровидение сәхнәләрендә дә күрәсебез бардыр Гүзәл Уразованы?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк