Логотип
Хәбәрләр

Руслан Хәсәнов реанимациядә авыр хәлдә ята

Алия Исрафилова күңелсез хәбәр җиткерде.

Алия Исрафилова күңелсез хәбәр җиткерде. Аның сүзләре буенча җырчы Руслан Хәсәнов реанимациядә авыр хәлдә ята.

«Нинди куркыныч заманда яшибез без... Күзне ачу белән hәр көн диярлек шомлы хәбәргә юлыгабыз... Кызганыч, бу юлы авыр хәбәр безне дә читләтеп үтәсе итмәде... Халыкара «Татар моны» фестивале, «Болгар» Милли музыка премиясе лауреаты, искиткеч моңлы тавыш иясе Руслан Хәсәнов 20 октябрь көнне биеклектән егылып төшкән. Башына бик зур зыян килә. Катлаулы ике операция кичерә. Бүгенге көндә РКБда реанимациядә. Табиблар хәле тотрыклы, әмма авыр дип бәяли. Үзе ярдәмгә мохтаҗлар яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, һәрдаим хәйрия концертлары оештырып  катнашып, ярдәм кулы сузучы Русланыбыз бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Алда бик зур һәм авыр тернәкләнү чоры көтә аны. Русланның якыннарына күркәм сабырлыклар», – дип язган җырчы инстаграм сәхифәсендә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:  

Хасанова Лилия Азатовна

2200 5301 8329 2085 Ак барс

4279 6200 3643 1873 Сбербанк  

Багавиева Чулпан Рамилевна (Русланның апасы)

63900262 9013776405 Сбербанк 

Фото: @auliyamin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк