«Русланны мин күңелемдә кичердем, әммә кире кайтулар булмаячак!..»

Ильмира Нәгыймова ире белән аерылышу хакында соңгы пост урнаштырып, моңа нокта куярга булган.

«Нәрсә генә укымадым инде... Иң кызыгы кайбер хатын-кызлар миңа директка «Син молодец...» дип язалар, ә икенче аккаунтларда шулар ук мине бетереп ташлыйлар. Ярар мин моңа әзерләнгән идем инде... Нәрсә дип әйтәсем килә: үземне карыйм hәм караячакмын. Керфекме, иренме, спортзалмы – ул минем эш... Русланны мин күңелемдә кичердем, әммә кире кайтулар булмаячак! Бәхет кенә телим. Балалар белән аралашуын гына телим!» – дип яза ул инстаграм битендә.

Әлеге сүзләрне Ильмира былтыргы фото астында язган. Баксаң, узган елны ук ул балдагын салган. «Нигә балдагыңны кимисең?» дигән сорауга, җырчы: «Моның үз сәбәпләре бар», – дип җавап кайтарган.

Фото: @ilmira.nagimova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1238
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зөлфирәне Алмаз җәберли?
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы