Сабыр канатым минем...

Илсөя Бәдретдинова бертуган апасын сагынып, инстаграм сәхифәсендә пост урнаштырды.
«Шундый матур истәлек сакланган телефонымда. Лилия апай, мәрхүмкәем... Өзелеп тормышны яраткан, уңган, чибәр, акыллы апам...
Сабыр канатым минем. Күпме авыр булса да сиздермәскә, борчымаска тырышты. Кул эшләренә бик оста иде. Инде соңгы ае барганда да мендәр тышлары чикте. Мин ясый тордым, ул чигә торды. Эшсез утыруны күз алдына да китерә алмый иде.
Бу мендәр тышы чигелеп бетә алмады. Энәсе саплап, чәчкә үзәген чиккәндә кадап куелган килеш калды...
Урының оҗмах түрләрендә булсын, апай. Сагынабыз…» – дип яза артистка.
Искәртеп китик, җырчының апасы быел 6 майда якты дөньядан китеп барды. Лилия апа озак вакыт яман чир белән көрәште.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте