Логотип
Хәбәрләр

«Сагындырдың, әти… Нык сагындырдың»

Кичә күренекле шагыйребез Роберт ага Миңнуллинга 73 яшь туласы иде. Кызы Таңсылу Мәрхүм әтисенә багышлап пост урнаштырган.

Кичә күренекле шагыйребез Роберт ага Миңнуллинга 73 яшь туласы иде. Кызы Таңсылу Мәрхүм әтисенә багышлап пост урнаштырган.

 «Җәйнең соңгы аеның беренче көне күңелле үтми хәзер. Нинди генә бүләк белән сөендерим икән дип баш вату да юк хәзер, көнендә иртүк килеп кочаклашу, котлашу да юк. Кичен утырып әнинең синең хөрмәткә пешергән бәлешен ашау да юк хәзер.

Хәер, бәлеш ашамый тормыйбыз торуын да, синең төсле бәлеш өстен салмак кына кисеп, мыек астыннан гына елмаеп, майлы күзләр белән бәлешнең никадәр тәмле икәнен сүзсез генә аңлатучы да юк.

Икенче ел рәттән иртән зиратка барып кайтып, аннары көне буе телевизор каршында сиңа багышланган тапшырулар карап, башка мәңге кайтмас хәтирәләргә бирелеп, кичен бәлешсез өстәл артында тын гына сине искә алып уза хәзер 1 август. Ул тынлыкта СИН гел янәшәдә кебек. Рәхәт тә, моңсу да. Ә тормышның үз кануннары.

Ә без беркөе генә, Әти. Кызлар үсә, күз тимәсен. Нәргизәгә дә 5 яшь тула бит тиздән, күз алдына китерәсеңме?! «И, гомеркәйләр», әйеме, Әти?! Яңгыр яуса, картәтәй елыймени, ди. Машинада барганда ак болытларга карый да, берәрсендә гел сине күрә. Үзе шулай ди. Мин ышанам. Үзем дә сагынган саен зәңгәр күккә төбәләм, шунда кара дигән идең бит. Карыйм, Әти, караган саен үзәк кенә һаман өзелә.

Әни, Аллага шөкер, Әти, борчылма. Кәефе үзгәрүчән инде һаман да, анысы аңлашыла. Сине искә алган саен, күзе гел юеш. Бакчаны гөл итеп тоталар Бал апа белән, рәхәтләнәләр куак кискәләп, узыша-узыша кисәләр, кем күрсен! Сиңа ярарга тырышалар инде, билгеле. Тотынган бер агач «Роберт алмагачы», «абый куагы» анда. Гел килеп «кая, үзем кисим әле» диярсең кебек тә бит…

Болай үзе бер тик торган юк, Әти! Менә Туган көнеңә кабер ташын гына гына өлгертеп булмады. Шуңа кәеф китте әзрәк. Бездән генә торса иде дә ул, юк шул. Үзең әйтмешли, «Хәерлегә булсын» дидем инде мин дә.

Музей эше дә алга бара, Аллага шөкер! Музей турында Синең белән иң беренче хыялланып утырган чакны хәтерлисеңме, Әти?! Менә шул чакта сөйләшкәннәрне гамәлгә ашырабыз, Әти,син теләгәнчә булачак!

Әти, синең киңәшләреңне тыңлап, син калдырып киткән мирасны түкми-чәчми саклап, синең исемеңә тап төшермичә яшәрбез, Әти! Сүз!

Сагындырдың гына, Әти… Нык сагындырдың, нык…» – дип яза ул шагыйрьнең инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк