Логотип
Хәбәрләр

Сак булыгыз, алданмагыз...

Соңгы елларда акча пирамидалары күбәеп китте, халык шуңа алдаланып, әҗәткә бата... «Пирамидалардан» ничек сакланырга һәм керемне ничек арттырырга? Бу хакта Азат Фазлыев пост язган.

Соңгы елларда акча пирамидалары күбәеп китте, халык шуңа алдаланып, әҗәткә бата... «Пирамидалардан» ничек сакланырга һәм керемне ничек арттырырга? Бу хакта Азат Фазлыев пост язган.

«Дуслар, сак булыгыз!

Кайда карама – финанс пирамидалары. Чакыралар, зур акчалар вәгъда итәләр, кешене «адаштыралар». Бушлай сыр капканда гына! Моның хакта онытмагыз.

Бик кызганыч, хәтта диндәге таныш-белешләрем дә, кайбер коллегалар да әлеге хәләл булмаган акча эшләү юлында. Әле бит аны чәчәкләп «инвестиции» дип атыйлар. Бар ул, әйе, инвистицияләр, дөнья биржасында сәүдә итәсең. Әмма бу бөтенләй башка әйбер!!! Анда артык миллионнарың булса керергә була. Беркем дә сезгә анда зур керем вәгъда итми! Дөнья биржасы Инстаграмда да юк, социаль челтәрләр аша сине анда чакырмыйлар. Артык акчаң бар икән, сат та ал «Газпром» яисә Microsoft акцияләрен. Менә шул була инвестиция. Әмма: кредитка алынган, яки фатир/машина саткан акчага түгел! Хыял дарьясында йөзмәгез, зинһар.

Гади халыкны җәл. Алар ышанып, бурычка акча алып, шунда чумалар... Тиз арада ул компанияләр ябыла, ә халык алган кредитларры түләүне дәвам итә... Күпме күз яшьләре. Әле бер ай элек танылган бер пирамида ябылды. Ябылуның беренче билгеләре башлангач (сайтлары башта эшләми, аннан юкка чыга), ватсап чатында кызу әңгәмә башланган икән. «Мин 10 миллион сумны кредитка алып шунда салдым. Әгәр дә бу ябылу икән – мин асылынам», – дип яза икән бер хатын. Аллам сакласын!!!

Кызганыч, шундый компанияләр аркасында безнең NLның репутациясенә зыян килә.

Дуслар! Сезне нинди дә булса компаниягә керергә, әмма керер алдыннан акча түләргә кирәк икәнен әйтәләр икән... Хәтерегездә калдырыгыз – бу ПИРАМИДА! Сак булыгыз, алданмагыз. Эшләп алынган хәләл акчада гына бәхет төзеп була. Барыгызга да уңышлар телим!» – дип кисәтә Азат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк