Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов күкәйләрен күрсәтте

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Инстаграмда үз хуҗалыгында үстергән җиләк-җимешләре һәм яшелчәләре белән һәрдаим тамашачыларын сөендереп тора.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Инстаграмда үз хуҗалыгында үстергән җиләк-җимешләре һәм яшелчәләре белән һәрдаим тамашачыларын сөендереп тора.

Күптән түгел артист быелгы суган уңышы белән уртаклашты. Видеода суган тутырылган кәгазь тартмалар рәте белән тезелеп киткән. Тыгыз, матур суган башларыннан да кызыгы шул әлеге видеода – Салават кәрзиндәге күкәйләргә аерым игътибар итәргә куша. Тавык күкәйләре белән янәшә кәрзингә тәвә кошы йомыркасы салынган. «Менә, җәмәгать, сез тәвә кошының күкәе нинди зурлыкта икәнне аңласын өчен», – ди артист.

Көзге уңышка сөенеп, «Нинди матурлык!» – дип соклануын белдерә җырчы видеосында.

Комментарийларда тамашачылары халык артистының уңышына сөенеп, матур теләкләрен язып калдырганнар. Без дә исә, үз чиратыбызда, бакчачыларга Салаватныкы шикелле мул көзге уңыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк