Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов куанычы белән уртаклаша!

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм, әле шактый яшь булуына карамастан, спорт юнәләшендә зур уңышларга иреште.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм, әле шактый яшь булуына карамастан, спорт юнәләшендә зур уңышларга иреште. Белүебезчә, Рөстәм машиналар ярышларында үз яшендәге көндәшләре арасында күп вакыт беренчелекне яулый. Ә хәзер исә Ростәм Фәтхетдинов олы яшьтәгеләр арасында узган ярышта катнашып, беренче өчлеккә эләккән!

Әти кеше буларак, Салават Фәтхетдинов куанычын тамашачылары белән уртаклаша. «Рөстәм олы яшьтәгеләрнең кышчы чемпионатында беренче мәртәбә катнашты. Һәм шунда ук 3 урын! Начар түгел. Шәп татарлар үсә, Аллага шөкер», – дип яза артист.

Рөстәмне котлыйбыз, яңадан-яңа үрләргә ирешүен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк