Сергей Безруков бишенче тапкыр әти булган!

Кино йолдызы бу шатлыгы белән Инстаграмда бүлешкән. Безруков бала тудыру йорты палатасында яңа гына дөньяга килгән сабые белән хатыны төшкән фотосурәтен күрсәткән. «Анечка миңа Василий исемле малай бүләк итте! Ур-ра!!! Безнең гаилә ишәйде! Рәхмәт сиңа, кадерлем!» – дип язган Безруков. Хатыны – 38 яшьлек Анна өчен бу өченче бала. Сергей белән уртак тагын ике балалары бар, биш яшьлек Мария һәм ике яшьлек Степан үсеп килә. Безруковның исә Кристина Смирнова исемле актрисадан да ике баласы бар: Александрага – 12 яшь, Иванга – 9 тулган. Ә әле бала тапкан Анна Матисон белән гаилә корганчыга кадәр кино йолдызы рәсми рәвештә Ирина Ливановага өйләнгән була. Алар 15 ел бергә гомер итәләр, әмма уртак балалары булмый.

Чыганак: Өмет

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
485
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Бөтенесе ишетсен!»: Иркә яңалыгы белән уртаклашты
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы