“Шүрәле” балеты: Сөембикә партиясен Мариин театры артисты Рената Шакирова башкарды

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нуриев исемендәге классик балет халыкара фестивале кысаларында күрсәтелгән “Шүрәле” балетында төп партияләрне Мариин театры артистлары Рената Шакирова белән Тимур Аскеров башкарды. Ә Шүрәле партиясенә элек Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсендә бу партияне күп тапкырлар башкарган Руслан Савденов чакырылган иде.

  • Рената Шакирова – татар кызы. Тумышы белән - Үзбәкстаннан, нәсел тамырлары Башкортстанга тоташа, балачагы да Стәрлетамак районында узган. Хәзер Мариин театрының яшь примасы. Казанда ул беренче тапкыр.

Мариин театрында “Шүрәле” балеты бу сезонда яңартылган. Сөембикә партиясе берсүзсез татар кызы Рената Шакировага тапшырылган. “Мин “Шүрәле” әкиятен балачактан беләм, ә “Шүрәле” балетында биюләрне укыганда ук бии идек. Сөембикә партиясен башкарасымны белгәч, бик сөендем. Ә инде Казанга беренче килүемдә шушы партияне башкаруым аерата сөенеч. Санкт-Петербургта тамашачы таныш түгел әкияткә килсә, Казанда бу һәркемгә таныш әкият. Шунлыктан үземдә җаваплылык тоям”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакль алдыннан.

Батыр ролен Тимур Аскеров башкарды. Тимур Аскеров – азербайҗан егете. Казандагы чыгышы – аның бу партияне нибары икенче тапкыр башкаруы. Фестивальгә чакырылуын белгәч, ул аны бер тапкыр Мариин театрында башкарган. “Бу - минем өчен өр-яңа балет. Яңа хореография үсеш өчен бик әһәмиятле”, - диде ул.

Ә казах егете Руслан Савденов өчен Шүрәле образы яңалык түгел. Казан балет труппасында эшләгәндә ул Шүрәлене күп тапкырлар биегән. Шулкадәр күп биегән – хәтта санын да белми. Руслан хәзер Франциядә яшәгәндә дә улларына “Шүрәле” әкиятен укуын әйтте.

“Соңгы тапкыр Шүрәлене 2011 елда биегән идем. Казанга чакыруны рәхәтләнеп кабул иттем һәм бик яратып әзерләндем”, - диде ул.

Геройларның Тукай әкияте аша һәр татар кешесенә яхшы таныш Шүрәлегә үз карашлары бар. Рената аны Сөембикәгә гашыйк бит ул, шуңа үзенеке итәсе килә, бу гамәл кешеләргә дә хас, дип Шүрәлене акларга тырышса, озак еллар бу образ эчендә яшәгән Руслан Савденов “Шүрәле ул үзен генә ярата һәм үзенең шундый булуыннан тәм таба”, - ди. Ә Батыр партиясен башкарган Тимур Аскеров Шүрәлене кызгана: “Аны табигать шундый итеп яраткан. Нишләсен инде?” – ди ул.

Тамашачы Нуриев фестивале программасына кертелгән милли балетны аншлаг белән карады. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
395
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы