Логотип
Хәбәрләр

«Шулкадәр ярата идем Сезне, Роберт абый...»

Татар халкы зур югалту кичерә, халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат булды. Танылган алып баручы шагыйрь белән бәйле булган истәлекләре белән уртаклашты.

Татар халкы зур югалту кичерә, халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат булды. Танылган алып баручы шагыйрь белән бәйле булган истәлекләре белән уртаклашты.

«Изге җомга иртәсендә Татар халкының күренекле шагыйре Роберт ага Миңнуллин якты дөньядан киткән...

Роберт абый кебек матур итеп, җор итеп, җырлы итеп беркем дә яза алмады һәм яза алмаячак та...

Шулкадәр ярата, шулкадәр хөрмәт итә идем Сезне Роберт абый... Сезнең өчен өзелеп торучы тормыш иптәшегез Клара апаның, кызыгызның, улыгызның, оныкларыгызның, гомумән бөтен Татар-Башкорт дөньясының искиткеч зур югалтуы бу...

Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын Роберт абый.

Сезнең кебек изге йөрәкле, акыллы, сабыр, талантлы, матур Кеше һәркем өчен үрнәк булырлык.

Дусларым! Барчабыз да Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының урыны оҗмах түрләрендэ булсын дип, дога кылсак, Роберт аганың рухы шат булыр, барчабызга да изгелек булыр иде...

Роберт ага... Сезнең белән эшләгән АДӘМ&ҺАВА иң яраткан тапшыруларымнын берсе иде...», дип яза ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк