Логотип
Хәбәрләр

Синнән башка биш ел...

Вәсилә Фәттахованың ире мәрхүмә истәлегенә концерт оештыра.

Онытмыйбыз, Вәсилә...

Вәсилә Фәттахованың ире мәрхүмә истәлегенә концерт оештыра.

Уфада фаҗигале вафат булган, меңләгән тамашачының яраткан җырчысы булган Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахова истәлегенә концерт узачак.

«Синнән башка биш ел» дип аталган концерт 26 августта Яшьләр сараенда узачак, дип яза Татар-информ. Вәсиләнең ире Илгиз Әбдрәкыйпов хәбәр иткәнчә, концерт тамашачыларның күпсанлы үтенече буенча уздырыла.

Кичәдә башкорт һәм татар эстрадасының популяр артистлары катнашачак. Алар Вәсилә Фәттахова репертуарындагы җырларны һәм үз җырларын башкарачак.

Агымдагы елның 26 гыйнварында Уфада татар һәм башкорт эстрадасы җырчысы Вәсилә Фәттахованың вафатына биш ел булды. «Туган як», «Ялгыз миләш», «Әйтелмәгән мәхәббәтем» һәм башка хит җырлар башкаручыга нибары 37 яшь иде. Аның ире, улы һәм яңа гына туган кызы калды.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк