Логотип
Хәбәрләр

Синоптиклар ни фаразларга белми

Декабрь ноябрь тенденциясен дәвам итәчәк

 

Татарстанда ял көннәрендә 14 градуска кадәр салкыннар көтелә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә явым-төшем булмас дип фаразлана. Кайбер районнарда томан булырга мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, кичә Татарстан көнбатыш циклонының җылы фронты йогынтысында булды, шул сәбәпле һава торышы начарланды һәм җылы килде — республикада болытлы һава торышы, кар, бозлы яңгыр һәм бозлавык күзәтелде.

Декабрь ноябрь тенденциясен дәвам итәчәк. Ә ул  нормадан якынча 8 градуска җылырак.  Явым-төшем нормадан бераз югары. Гыйнвар да климатик нормага туры килә. Температура -12 градус чикләрендә көтелә. Февраль  декабрь кебек булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта фаразларның дөреслеге — 70%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк