Логотип
Хәбәрләр

«Сәхнә йолдызы»: яшь башкаручылар өчен яңа бәйге!

«Сәхнә» сәнгать журналы «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте белән берлектә яшь башкаручылар өчен өр-яңа «Сәхнә йолдызы» бәйгесен тәкъдим итә.

Яшь башкаручылар өчен яңа бәйге!

«С Ә Х Н Ә  Й О Л Д Ы З Ы»

«Сәхнә» сәнгать журналы «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте белән берлектә яшь башкаручылар өчен өр-яңа «Сәхнә йолдызы» бәйгесен тәкъдим итә. Син җырларга яратасыңмы, профессиональ сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланасыңмы – димәк, бу бәйге синең өчен!

Катнашучының яше: 18 – 30.

Яшь башкаручыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләячәк.

Гран-при һәм 1, 2, 3 урыннар яулаган җиңүчеләр профессиональ студиядә үзләре өчен язылган җырны яздыру мөмкинлегенә ия булачак. Җырларның сүзләрен һәм көйләрне редакция тәкъдим итә. Калган катнашучылар «Сәхнә» журналыннан һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятеннән призлар белән бүләкләнәчәк.

Призлар:

1. «Сәхнә» журналының тышлыгында чыгу;

2. Яшь җырчы белән журналда әңгәмә бастыру;

3. Җырларның видеоларын журналда (QR-код ярдәмендә) тәкъдим итү.

Һәр катнашырга теләүче оештыру взносы сыйфатында 3 экз. «Сәхнә» журналына язылу квитанциясен saxna@mail.ru электрон адресына җибәрә.

Үткәрү вакыты: 1.02.2021-25.04.2021, йомгаклау май ахырында. Җиңеп чыккан яшь җырчыларның концертларын Зур сәхнәдә оештыру күздә тотыла.

P.S. Бәйгегә заявка юллаганда түбәндәге сорауга видеоҗавап җибәрегез: Җыр сәнгате сиңа нәрсә бирә? (Ирекле формада).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк