Логотип
Хәбәрләр

Сочи аэропортында Мәскәү - Сочи самолетына ут кабып, кешеләр зыян күргән

  Самолеттан 164 пассажирны һәм 6 экипаж хезмәткәрен эвакуацияләгәннәр. Мәскәүдән Сочига очучы самолет Сочи аэропортына төшеп утырганда, очыш-утырту полосасыннан чыгып киткән һәм аңа ут капкан. Очкы...

 
Самолеттан 164 пассажирны һәм 6 экипаж хезмәткәрен эвакуацияләгәннәр.

Мәскәүдән Сочига очучы самолет Сочи аэропортына төшеп утырганда, очыш-утырту полосасыннан чыгып киткән һәм аңа ут капкан. Очкычтан 166 пассажирны эвакуациялиләр. Бу хакта ТАССка Краснодар краеның ашыгыч хезмәтләреннән чыганак хәбәр иткән.

"2 сәгать 59 минутта Мәскәү – Сочи рейсы самолеты Сочида аэропортка төшеп утырганда, канаты белән очып китү полосасына эләгеп, очып китү-төшеп утыру полосасыннан чыгып киткән һәм аңа ут капкан. Бортта 170 кеше булган. Янгын сүндерү дәвам итә.Пассажирлар эвакуацияләнде”, - дигән әңгәмәдәш. 
UTair авиакомпаниясе самолетының очып китү- төшеп утыру полосасыннан чыгып китүен ТАССка авиакомпания вәкиле раслаган.

Аннан соңгы мәгълүматлар буенча, барлык пассажирлар һәм лайнерның экипаж әгъзалары самолеттан чыгарылган. "18 пассажирга, шул исәптән өч баланы да кертеп, медицина ярдәме урында Сочи 4нче край, 4нче шәһәр һәм 9нчы шәһәр балалар хастаханәсе табиблары ярдәмендә күрсәтелде. Өчесе – ике бала һәм бер өлкән кеше - хастаханәгә озатылды. Аларның тормышына куркыныч янамый”, - дигәннәр матбугат хезмәтендә. 

pixabay.com/

 татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк