Логотип
Хәбәрләр

“Тәмле Казан” фестивале яңа форматта үтә

Киләсе ял көннәрендә, 12 һәм 13 майда, казанлыларны Татарстанның төп гастрономик вакыйгасы – “Тәмле Казан” фестиваленә чакыралар. Быел фестиваль гадәттәгедән иртәрәк һәм яңа форматта үтә, чөнки ул вол...

Киләсе ял көннәрендә, 12 һәм 13 майда, казанлыларны Татарстанның төп гастрономик вакыйгасы – “Тәмле Казан” фестиваленә чакыралар. Быел фестиваль гадәттәгедән иртәрәк һәм яңа форматта үтә, чөнки ул волейбол буенча Чемпионнар лигасының “Дүрт финалына” багышлана.

“Тәмле Казан” турнирның җанатарлар зонасының бер өлеше була. Меңьеллык паркы ике тематик зонага бүленәчәк, шул исәптән балалар өчен дә аерым зона каралган. Сәхнәдә кулинар шоу үтәчәк, паркта тере музыка уйнаячак. Үзләренең ашларын 40-тан артык ресторан һәм кафе тәкъдим итә, ә рестораторлар лекцияләр һәм мастер-класслар оештыра.

Кунакларга утыру өчен урыннар әзерләнә. Алар “Шәһәрнең иң тәмле рестораны” өчен тавыш бирәчәк һәм ашлар белән сыйланачак. Моннан кала, “Тәмле Казан” кысаларында ферма маркеты һәм җирле җитештерүчеләрдән азык-төлек ярминкәсе ачыла.

Фестиваль Казан Мэриясе һәм Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты тарафыннан “Зенит-Казан” волейбол клубы ярдәмендә оештырыла. Ул 12 һәм 13 майда 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк