Тагын бер югалту...
2020 ел халкыбызның шактый күренекле шәхесләрен алып китте.
2020 ел халкыбызның шактый күренекле шәхесләрен алып китте. Кичә танылган әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиевнең вафат булуы хакында хәбәр килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләгән.
«Ул озакка сузылган авырудан соң 67 яшендә үлде. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – диде Язучылар берлеге рәисе урынбасары
Мөдәррис Вәлиевне бүген соңгы юлга озатачаклар.
Мөдәррис Вәлиев, Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби псевдонимы Салих Маннапов, 1953 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы Яңа Камка) – әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г.Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ССРБ (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк