Логотип
Хәбәрләр

«Талантлы син, кеше туганым!»

«Талантлы син, кеше туганым!» – дип язган Хәсән Туфан. һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру —...

«Талантлы син, кеше туганым!» – дип язган Хәсән Туфан. һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның, мөгаллимнәрнең мөһим бурычы. 
Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә андый мөгаллимәләр бар. Алар укучылар күңелендәге бу изге хисне үстерергә ярдәм итүче, тынгы белми үз халкына хезмәт итүчеләр — укытучылар, рухи яктан көчле мөгаллимәләр. Мәктәпнең директоры Рәхимә Минвәли кызы һәм татар теле укытучы Гөлназ Шамил кызының эшчәнлегенә сокланырлык. Үз эшләрен оештыра белүче һәм югары нәтиҗәләргә дә ирешүче мөгаллимәләр дә алар. Афәрин!!! Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын Сезгә! 

Г.Гыймадиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк