«TAMGA» режиссёрлар лабороториясе башланды
Бүген, 1 августта, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләит яшь тамашачы театрында TAMGA режиссёрлар лабораториясе башланды. Быел ул 1-8 августта уздырылачак
Бүген, 1 августта, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләит яшь тамашачы театрында II нче «TAMGA» режиссёрлар лабораториясе башланды. Быел ул 1-8 августта уздырылачак.
Әгәр былтыр «TAMGA» режиссёрлар лабораториясе Европа һәм рус драматургиясенә нигезләнгән булса, быел театр әкиятләргә, риваятьләргә һәм мифологиягә өстенлек бирде. Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов фикере буенча, әлеге карар чит режиссёрларга татар мохитен аңлап белү, үзебезнең ментальлекнең саклап үстерү өчен бик мөһим.
«Безнең репертуарда 0+ яшь категориясе өчен спектакльләр аз. Үткән елны уздырылган лаборатория кысаларында туган «Сәлам, Актәпи!», «Акыллыбаш» (Г.В. нәтиҗәдә, эскизга «Йомрыбаш» исеме бирелә һәм ул тулы канлы спектакль буларак сәхнәләштерелә) спектакльлләре репертуарыбызга кереп каоды», – ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.
Быел режиссёрлардан Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан) һәм театрның яшь режиссёры – Эльдар Гатауллин катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
Комментарий юк