Логотип
Хәбәрләр

Тарихи романнар язар өчен дип бирелгән 2 миллионны язучылар ничек тоткан?

«Татар-информ» татар язучыларына тарихи шәхесләр турында роман язарга бирелгән миллионнарны эзли. Тукай премиясенә кандидат Галимҗан Гыйльманов: «Алганда җиңел булып тоелса, эшли-эшли бик четерекле б...

«Татар-информ» татар язучыларына тарихи шәхесләр турында роман язарга бирелгән миллионнарны эзли.

Тукай премиясенә кандидат Галимҗан Гыйльманов: «Алганда җиңел булып тоелса, эшли-эшли бик четерекле булып чыкты ул. Шагыйрь турында романтик әйбер генә язарга була иде. Ләкин бит аның фаҗигасе бар. Бераз уйларга туры килде. Анда укучыга бик нечкә бирә торган урыннар бар. Алары өчәр-дүртәр вариант эшләнде. Роман буларак язылып бетсә дә, мин аны кайта-кайта эшлим. Бигрәк тә сәяси якларын караштырам. Анда әле үзем өчен дә сораулар бар. Тагын бер кат кайтып күз йөртеп чыгармын дим. Бик кыска гына өзекләре матбугатта чыккалады. Ул новеллалардан торган роман. Исеме – «Бабич». Яңгырашында хәтта бераз шомлырак та булган аһәң бар. «Бабич» ‒ минем тормышымдагы иң авыр әсәрем булгандыр. Ул бит Бабичның үзе дәрәҗәсендә, Бабич талантлы булган кебек талантлы булырга тиеш. Бабич бит ‒ философ. Мәхәббәтле җан да булган. Шәхесне бит мәхәббәт ача. Чор турындагы күп әйбер укучыга яңалык булачак».

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк