«Таш курчакка әйләнеп беттегез бит инде...»

Татар эстрадасының популяр артисты Дилә Нигъмәтуллина Инстаграмда үзенең бәйрәмгә дип ясалган затлы макияжы белән мактанды. Җырчыны банкетка җырларга чакырган мәҗлес хуҗалары Диләгә бушлай макияж бүләк иткәннәр икән.
Шушы мәҗлестән соң Дилә Нигъмәтуллинаның матурлыгы белән сокланып язучылар күп булган. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. Тик сокланып язучылар арасында, «Иренеңне шундый ямьсез кабарткансың», дип канәгатьсезлек белдерүчеләре дә шактый булган.
«Җәмәгать, инде берничә тапкыр әйттем, тагын бер тапкыр әйтеп үтәм: өске иренем брекет булганга кабарып тора. Дөресен әйткәндә, үзем дә уңайсызланам... Тизрәк аларны алып, рәхәтләнеп 32 тешемне күрсәтеп елмаерга хыялланам. Ә әлегә, ничек бар шулай», – дип җавап кайтара Дилә Инстадусларын.
Әлбәттә, һәркем матурлыкны үзенчә күрә. Шулай да җырчының фотосы астындагы комментарийларда «Элек матуррак идең» кебек фикерләр еш очрый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте