Логотип
Хәбәрләр

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

30 май көнне Татар дәүләт филармониясендә «Tatar сүзе» татар үзешчән һәм профессиональ сәнгать осталары бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

30 май көнне Татар дәүләт филармониясендә «Tatar сүзе» татар үзешчән һәм профессиональ сәнгать осталары бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. «Профессионаллар» номинациясендә беренче урынны Камал театры артисты, ТР атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин яулады. Шул ук номинациядә икенче урынга Камал театры артисты, ТР атказанган артисты Эмиль Талипов һәм Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, өченче урынга Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов лаек булды. Чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:

Шигърият номинациясендә беренче урынны Иванов Искәндәр, икенче урынны Абдуллина Мәликә, өченче урынны Надыршин Камил алды.

Проза номинациясендә беренче урынны Закиров Эмиль, икенче урынны Хисамова Дилә, өченче урынны Әфризунова Динә алды.

Мәсәл номинациясендә беренче урынны Сибагатуллина Дилә, икенче урынны Мәрданова Раида, өченче урынны Хәбибрахманова Нәргизә, Әскәрова Зилия алды.

11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:

Шигърият номинациясендә икенче урынны Кыямов Ихтыяр, өченче урынны Хәйдәров Ислам алды.

Проза номинациясендә беренче урынны Галиева Ильвина, икенче урынны Галимуллина Фәридә, өченче урынны Мөхетдинов Әнвәр алды.

Мәсәл номинациясендә икенче урынны Алиева Гөлинә, өченче урынны Хәмзина Мәрьям алды.

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:

Шигърият номинациясендә беренче урынны Шәрипова Флюра, икенче урынны Наҗарова Рәфидә, өченче урынны Сибагатова Гүзәл алды.

Проза номинациясендә беренче урынны Шакирова Гүзәл, икенче урынны Хәмәтшина Алинә, өченче урынны Булатова Гөлнара алды.

 

Мәсәл номинациясендә икенче урынны Салаватова Эльза, өченче урынны Мәхмүтова Гөлшат, Мөхетдинов Рамил алды.

Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында:

Беренче урынны Батталова Гөлүсә, икенче урынны Ибраһимов Булат, Шәгәрәева Алинә, өченче урынны Бәширова Нурия, Хәмзин Алмаз алды.

Шигъри гаиләләр арасында:

Беренче урынны Мишуриннар династиясе, икенче урынны Нурмөхәммәтовлар гаиләсе, өченче урынны Гаяновлар гаиләсе, Шаһбановлар гаиләсе алды. Кызыксындыру премиясенә Сабуровлар гаиләсе лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк