Логотип
Хәбәрләр

Татар театр сәнгатендә зур югалту...

Бүген 81 яшендә Татарстанның халык артисты Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат булды.

Бүген 81 яшендә Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат булды. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәге хәбәр итә. 

Легендар артист белән хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.

Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен!  

Белешмә:

Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Балалар өчен пьесалар яза. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Рольләре: Сева — «Ата хакы — Тәңре хакы» (В.Лаврентьев); Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Сәйхун — «Ат карагы», Тамада — «Илгизәр + Вера», Кыяметдин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Шәрифҗан — «Җиргә тапшырылган серләр», Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Ильяс — «Агыйдел» (М.Әмир); Рәшит — «Назлы кияү», Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Гайфи — «Күк капусы ачылса», Гыймран — «Ике килен-килендәш» Шәйдулла — «Талак, талак» (Х.Вахит), Хөләй — «Качаклар», Бикәмәт — «3ифа» (Н.Исәнбәт); Бригелла — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Гыймади — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Казыйхан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Ислам — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Хәмзә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Кларин – «Тәкъдир» (П.Кальдерон) һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк